Исемсез күл

Категория: Поэзия
(Разведка остасы Кәрим Зәбировның якты истәлегенә)

Күп шул монда күлләр,
һәркайсына
Кайдан исем табып бетәрсең...
Юлың илтсә сине атсыз күлгә,
Сәлам биреп аңа үтәрсең.

Чиксез урман, сансыз күлләр япкан
Ерак Калевала илендә,
Дулкынланып, күксел бер күл ята
Сентябрьнең суык җилендә.

Карелстанны азат итү өчен
Кичү кирәк иде ул күлне...
Иң беренче булып күлгә төшеп,
Батырларча сугышып ул үлде.

Актык сулышларын күлдә өзде,
Кайнар канын суда эретеп,
Уйчан кара күзле, сипкел йөзле,
Биш орденлы татар егете.

Әйе, үлде... Ләкин кичен, иртән,
Хыял белән бизәп өметен,
Уфа кызы һаман көтә икән
Сипкелле һәм батыр егетен...

Дошманнардан тәмам тазартылган
Ерак Калевала җирендә
Бер күл ята, чумып дулкыннарга
Сентябрьнең кырыс җилендә.

Исемсез күл — әйе, исемсез...
Атсыз кабер — әйе, атсыз ул...
Батыр сугышчыга һәйкәл булып,
Мәңге-мәңге җәйрәп ятсын ул.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)