Истә

Категория: Поэзия
I

Истә:
Язның йомшак җиләс көне,
Кояш безгә көлеп карады.
Син сокланып яшел җитеннәрнең
Бөдрә чәчен сөеп тарадың.
Сузылып ятып бәпкә үләненә,
Түш сыйпадык бәпкә шикелле.
Челтер-челтер көлеп, тирәбездә
Гөрләвекләр уйнап сикерде.

Гөрләвекләр алар мәңге тормас,
Гөрли-гөрли агып бетәрләр.
Карны куып, яшел яз китергәч,
Нәрсә диеп, безгә көтәргә!
Гөрләвекләр, беләм,
   Мәңге түгел,
Агарлар да аннан тынарлар.
   Безнең яшьлек
   Шулай гөрләп ага,
Көрәш язын җәеп кырларга.

* * *

Истә:
Язның салкын иртәсендә
Көтү кудык кырга башлатып.
Син дәртләнеп,
   Яшел чирәмнәрне
Бәрәнеңә йолкып ашаттың.

Синең чәчне сөйгән иртәнге җил
Ак болытлар куып китерде.
Битебезгә ләйсән яңгырының
Тамчылары уйнап сикерде.

Ләйсән яңгыр
   Барыбер яңгыр инде,
Тик нигәдер күзгә сөйкемле.
Яз сөенече белән
   Керфекләрдә
Энҗеләнгән яшьләр шикелле.

Ләйсән яңгыр
   Ява бер генә кат,
Чылана алмый калсаң, сагынма!..
Безнең яшьлек,
   Ләйсән яңгыр төсле,
Шаулап яуды көрәш язында.

Истә:
   Язның яшел кочагында
Сандугачлар
   Сөенеп сайрашты.
Тырыша-тырыша
   Казынып, бакчагызга
Син утырттың алма агачы.
Кояш көлде,
   Җир дә көлгән төсле,
Барсыннан да артык син көлдең.
Шатлыгыңа исереп,
   Алмагачың
Тирәсендә очынып сикердең.
— «Алмагачым үссен,
   Алма бирсен,
Алмалары пешсен, кызарсын!..
Еллар үтәр,
   Бәлки, миннән соң сез
Алмаларын, дуслар, өзәрсез... »

Алмагачны тырышып утырталар,
Булмаса да башта алмасы.

Син һәрвакыт шулай
   Өмет белән
Эш өстендә балкып янасың
Алмагачы үсәр,
   Алмалары
Көзләр килми әле өзелмәс.
Безнең яшьлек
Алсу чәчәк атты,
Алма бирер өчеп көз килгәч.

Кояш кочагында көлә-көлә
Бүген тагын безгә яз килде.
Керфекләрне сөеп кытыклады,
Синең карашларың шикелле.
Истән чыкмый әле ул карашлар,
Тик хәзер син үзең юк инде.
Туфрагыңда күптән үлән үсеп,
Эзләрең дә инде суынды.
Җәй көненең алсу таңы төсле
Синең яшьлек
   Көлеп атты да,
Аннан тынды кинәт...
Гомрең юлын
Үлем чәчәкләре яптылар,
Әле дә шулай язның җиләс көне
Җитеннәрне сөеп үстерә.
Гөрләвекләр әле до күбекләнеп
Сикрешәләр сукмак өстенә.
Гөрләвекләр алар мәңге түгел,
Гөрли-гөрли бер көн тынарлар.
Кызгана алмыйм сине,
   Яшьлегем,
Тиңсез ямең синең шуңарда.

* * *

Ләйсән яңгыр җилләр канатында
Тамчыланып йөзгә сикерде,
Нәкъ икәүләп яшел чирәмлеккә
Көтү куган көнге шикелле.
Ләйсән яңгыр бары бер кат ява,
Шуңа, ахры, тансык, сөйкемле.
Яшьлек,
   Синең яшьлек гомрең шулай,
Үзе кызык,
   Үзе үкенүле.

* * *

Алмагачлар инде үстеләр,
Алмалары йомшап пештеләр.
Шул көнгедәй синең агачта да
Сандугачлар  тавышы иштелә.
Алмагачын тырышып утырттың,
Булмаса да башта алмасы.
Шуңар, ахры, әле дә күңелләрдә
Алма гөлдәй балкып янасың.

Алар үсәр тагын,
   Алма бирер,
Җиләс җәйнең таны атканда.
Кыска гомрем,
   Көрәш,
   Сиңа булсын,
Син үстердең мине бакчаңда...

1928

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)