Кайчакта

Категория: Поэзия
Була кайчак бөтен уйдан күңел буш,
Туза уйлар, мисале гыйһне мәнфүш.

Күңелдә яткучы изге хәзинә
Вакытлыча китә үз мәэхәзенә.

Бушап күңлем, була рухымда тәгътил,
Ителми берни дә тәхкыйк вә тәхлил.

Менә шул чак кешеләр шелтәлиләр:
«Нигә син язмыйсын, һичнәрсә?» — диләр.

Җавабымда: «Вакыт юк,— дим аларга,—
Бушамыйм бу арада язгаларга».

Шулай, кайчак кесәгезнең төбендә
Беләсез юклыгын ярты тиен дә,

Сораучыга дисез бит: «Миндә вак юк!»
Шулай ук мин дә әйтәм, дип: «Вакыт юк!»

Ителми берни дә тәхкыйк вә тәхлил — Бернәрсә дә җентекләп тикшерелми.
Мисале гыйһне мәнфүш — тетелгән җон кебек.
Уз мәэхәзенә — үз урынына.
Тәгътил — ял.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)