Кайтып килә Кояш баешыннан...

Категория: Поэзия
Такташ җене, Такташ рухы синдә,
Ашкынулы, тиле романтик...
                  Сибгат Хәким

Кайтып килә Кояш баешыннан,
Тиле романтикасын озаткан.
Ачу-нәфрәт белән чынбарлыкка
Каршы барып, туры сүз әйткән.
Кырыс йөзләрендә матәм эзе,
Хыялларын күмеп ул кайткан.
Романтикасы Күктән егылып төшкән,
Рухи юлдашларын югалткан.
Кояш чыгышыннан берәү килә,
Оныткан ул Күккә ашуны,
Ул каһкаһә белән усал көлә,
Кемнәргәдер бик тә ачулы.
Сез көтмәгез инде, йомшак җилләр,
Кабат кайтмас хыял иленә.
Атлап бара, янган битен куеп,
Замананың каршы җиленә.
Йөзләрендә — хыял күләгәсе.
Ул үзгәргән, әмма танырлык.
Күпләр, бәлки, аны ят итәрләр,
Күкләр бирсен аңа сабырлык!
Кайчан гына, кайчан гына әле
Юлы янар чәчәк иде бит...
Хәтерләгез аны «яшь җаннарның
Шашкын романтигы иде» дип.
Югалтмагыз, Кояш белән батып,
Кояш белән бергә кайтыр ул.
Такташларның әйтми калган сүзен
Әйтми калмас, барыбер әйтер ул!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)