Картайгачтын, кызык итеп...

Категория: Поэзия
Картайгачтын, кызык итеп
сөйләр өчен кемгәдер,
акыллылар күп мизгелгә
сер орлыгы күмәдер.

Картайгач, шактый турайгач
гомер юлы сызыгы,
акыллылар сер чишәләр —
кайта яшәү кызыгы.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)