Кер эләм

Категория: Поэзия
Бүген көн әйбәт. Көн буе
Кер юып йөрде әни.
Кояшка элеп кер, диеп,
Кулъяулык бирде әни.

Алып чыктым, элә алмыйм,
Кояш ул ерактарак.
Аяк очларына басам,
Барыбер кояш ерак.

Үрелеп, сикереп карыйм,
Кояшка буем җитми.
Ничек элергә дип торам,
Уйларга уем җитми...

Их, инде элдем дигәндә,
Ыргып бөтен көчемә...
Балкып янып торган Кояш
Качты болыт эченә...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)