Кешенең таш белән очрашуы

Категория: Поэзия
Түшәк иде аңа тау күкрәге,
Юрган иде аңа ак болыт.
Каршысында балкып таң күкрәде,
Нур атылды аңа ут булып.

Яшен чатнап аңа уклар атты,
Янып очты алтын бөртекләр.
Ул һаман да тыныч йоклап ятты,
Төнлә кунды аңа бөркетләр.

Ул җылынды, ләкин уянмады,
Үлек төсле ятты күгәреп.
Мең алланың көче җитмәс иде
Торгызырга аны күтәреп.

Кар сулары аның битен юды,
Ул агарды, ләкин тормады.
Бишегендә язның яшьлек туды,
Салкын ташта тормыш тумады.

Бервакытны ташны кеше күрде,
Ике батыр шунда очрашты.
Берсе телсез, каты мәрмәр иде,
Икенчесе ташлар остасы.

Өтерге һәм чүкеч алды кеше,
Ташка сукты, чаткы сибелде.
Шул чаткылар, бәлки, күк йөзендә
Яналардыр йолдыз шикелле.

Баш ясады ташка, куллар куйды,
Үзенең сынын ташка күчерде.
Маңгаена матур күзләр уйды,
Тир тамчысын ташка эчерде.

Таш кузгалды, торды, атлап китте,
Чыгып басты мәйдан түренә.

Кеше ташка гомер һәм җан бирде,
Исем кушты кеше телендә.

Мәңгелеккә шулай килде кеше,
Мең гасырны узды юллары.
Сокландырып яшәр аның эше,
Мактап сөйләр аны уллары.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)