Къиссаи хөбби хуҗа

Категория: Поэзия
(Өзек)

... Бу дастанны белтсәңез — ир Хөббинең дастаны,
Ихлас берлән тыңлаңыз, Гашикъларның бостаны.
Хуҗа Әхмәдиең наибе Хәким ата Сөләйман,
Әруахының алардан морадыңны теләрсән.
Өчнче атын белсәңез, мән әйтәйен би-фәрман,
Ләдән гъилме күңлегә ниһайәтсез сыгдырган.
Ишетсәңез, мөэминләр, Гъәнбәр ана күчләре,
Айдин-көндин йарукдыр икесенең эшләре.
Гъәнбәр ана, белсәңез, Бохар ханның кызидер,
Айәт-хәдис аларның агзындагы сүзидер.
Ханча берлән әүлиа бер-берегә кушылды,
Аклы-кызыл ефәкдәй бер-беренә ишелде.
 Миһербанлык вакътында җанны җанга кушдылар,
Гъәнбәр ана андин соң өч ир угълан табдылар.
Дин һәм зәман халкының барчасыны йыгдылар,
Икесенең атларын Әсхар, Мәхмүд куйдылар.
Кечесенең исемене Солтан Хөбби куйдылар.
Әсхар, Мәхмүд икесе дәһканчылык кыйлдылар...
Солтан Хөбби вәлигә Гъәнбәр ана миһербан,
Фәрман кыйлса анасы, һәр нә дисә, бирер җан.
Ул заманда ир Хөбби шоңкар-лачын ушлады,
Гъиззәт кыйлыб бабасын, кушкан эшен эшләде.
Җәуаб бирде анасы Хәким ата сүзедин,
Угыллары-котлары гафил имәс үзедин.
Әйдә: «Баба, килеңез, угъланлары чарлале,
Өч угылның хәлләрен хазир мәгълүм беләле».
Шул пәрәстә Сөләйман: «Әсхар, Мәхмүд», — диделәр
Итәкләре билендә, анда хазир булдылар.
«Бер айчылык йул ирмеш, маши игеб йөребмез,
Фәрман тотыб, җан бабам, алдыңызга килебмез».
Гъәнбәр ана шул заман: «Угълым Хөбби», — диделәр,
Килмәгәнгә анасы гъәм-госсаны җийделәр.
Ачигъланыб анаси: «Хөбби балам!»—диделәр, —
Хазер булыб баласы: «Җаным, анам!»—диделәр.
«Гафилмедең, җан балам, бер чарладым, килмәдең?
Мән шикәстә гъәрибнең хәлен бер дәм сурмадың?»
«Төшкән икән газим халкъ, гаркъ булыбдыр кэмәсе,
Йыглашдылар Хөбби диб, олуг-кечек барысы.
Шул пәрәстә кәмәнең тартыб алдым рәхтене,
Кәнарәгә чыкардым халкы берлән рәхтене».
Инанмады Сөләйман ир Хөббинең айганын.
Игнен ачыб күрсәтде аргымчының батканын.
«Сабыр кыйлсаң, җан бабам, җәмигъ кәруан кәлүрләр,
Малларының унындин берен безгә бирүрләр».
Шул пәрәстә кәруан халкы йитеб кәлделәр.
Нәзер кыйлган малларын Сөләйманга бирделәр.
Кабул кыйлмай Сөләйман, угылларын туйлады,
Шул пәрәстә кәруан халкы йитеб кәлделәр.
Нәзер кыйлган малларын Сөләйманга бирделәр.
Олуг-кечек барчаны нан вә гүшткә туйдырды.
Суйган халкъ сыгырның җәйеб куйды тиресен,
Солтан Хөбби кубдылар, туһдә кыйлды барысын.
«Бер эш кыйлың, җан бабам, хәлаикълар күрсенләр,
Ошбу суйган сыгырлар торыб йөри бирсенләр.
Ходайымның әмредин худ без өлкән имәсбез,
Ул къөдрәтле хәкимгә безләр тикән имәсбез.
Бойырсаңыз, җан бабам, без гъәрибләр кыйлале,
Борынгы дак пустларын йәнә җанын бирәле».
Бисмилла диб һәр пустка бер күранә өрделәр,
Әүүәлге дәк сыгырлар торыб йөри бирделәр,
Солтан Хөбби вәлинең айакларын үлделәр,
Рөхсәт алыб, сыгырлар утлагалы китделәр...
Әнбийа һәм әүлийа бу дөнйадин үтебдер,
Бу дастанны Кол Шәриф шәйлә бетеб-укыбдыр.

Бостаны — бакчасы.
Наибе — урынбасары.
Әруахының — рухларының.
Би-фәрман — боермыйча, кушмыйча гына.
Ләдэн гъилме — дин гыйлеме.
Күчләре — ыру, нәсел, токым.
Йарукдыр — ачыграктыр, билгелерәктер.
Дәһканчылык — игенчелек.
Вәлигә — изгегә.
Ушлады — учлады, кулына алды.
Гъиззәт — хөрмәт.
Угыллары-котлары — уллары-җанкайлары.
Чарлале — чакыр әле.
Пәрәстә — биредә: сөекле.
Маши — ясмык.
Гъәм-госсаны җийделәр — кайгырды, хәсрәтләнде.
Гафилмедең — гафилме идең, белми калдыңмы.
Чарладым — чакырдым.
Шикәстә гъәрибнең — бәхетсез зәгыйфьнең.
Бер дәм — аз гына да.
Газим халкъ — хөрмәтле халык.
Гаркъ булыбдыр — батып, баткан булып.
Рәхтене — йөкләрен.
Кәнарәгә — елга ярына.
Игнен — җилкәсен.
Аргымчының — ат ялыннан ишелгән бау.
Җәмигъ — барлык.
Нәзер кыйлган — вәгъдә иткән.
Кәссабларга — итчеләргә.
Нан вә гүшткә — икмәк һәм иткә.
Туһдә кыйлды — берсе өстенә берсен өеп куйды.
Худ — үзебез. Тикән — җиткән.
Пустларын — тиреләрен.
Күранә — сулыш.
Утлагалы — утлап, улән ашап.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)