Көньяклардан җылы җилләр исә...

Категория: Поэзия
Көньяклардан җылы җилләр исә,
Беләм, тиздән матур яз килер;
Язга таңда сиңа, Гөлнәфисә,
Сөйгән ярың язган хат килер.

Сагындырып килгән сандугачкай
Язны котлап канат кагыныр;
Шул чагында синең моңсу күңелең
Ерактагы дустын сагыныр.

Тәрәзәңне ачып язгы таңда,
Сандугачның тыңла җырларын,
Тирән итеп бер суларсың шунда,
Бу бит, диеп, аның моңнары.

Ул хат язды сиңа землянкада,
Сугыш тынган чакта, кичләрен.
Ак кәгазьгә түкте иң кадерле,
Иң ялкынлы дуслык хисләрен.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)