Кол һәм алпавыт

Категория: Художественная проза
Жанр: Сказки

Элекке заманда кешеләрне бик кызык кына хөкем иткәннәр, ди. Бер кеше кечкенә генә ялгышлык эшли икән — аны судка биргәннәр. Гаебе зурмы, кечкенәме, аны тикшереп тормаганнар. Бүреккә «үтерергә», «коткарырга» дип ике кәгазь язып салып, гаепле кешегә шуның берсен алырга кушканнар.

— Менә бу кеше крестьяннарны миңа каршы баш күтәрергә котырта, — дип, алпавыт үз крестьянын судка биргән.

Сүз берләшеп куйганлыктан, судьялар ике кәгазьгә дә «үтерергә» дип язып салганнар.

Теге кешенең иптәшләре сизеп, моңа:

— Бүректә икесе дә «үтерергә» дигән кәгазь, — диләр.

Бу аларның сүзенә әһәмият бирмәгәндәй була.

— Әфәнделәр! — дигән ул судьяларга. — Соңгы минутымда булса да, алпавыт минем теләгемне үтәсен. Моннан соң ул үзенең колларын азат итсен, ә миңа җир бүлеп бирергә кушып, законга туры китереп, сездән язу бирсен. Шулай итсә, мин тынычлап үләр идем, — дигән.

— Барыбер үләсе кеше бит, ул үлгәч, аның өчен кем җир сорап йөрер, — дип, теге кеше сораганча язу язып биргәннәр.

Теге кеше язуны кесәсенә салып куйган да, бүректәге бер кәгазьне алып, авызына кабып йотып та җибәргән. Бу хәлдән алпавыт та, судьялар да аптырап калганнар. Аның эчен ярып, кайсы кәгазьне алганын карап булмый бит, бүректә калган кәгазьне карарга мәҗбүр булганнар. Билгеле инде бүректә «үтерергә» дигән язу калган булган. Судьялар каушауларыннан нишләргә белми:

— Син «коткарырга» дигән язулысын алгансың, — дип, теге кешене азат иткәннәр.

Шулай итеп, теге кеше үзе дә котылган, крестьяннарны да җирле иткән.