Коргылды

Категория: Поэзия
Яулар кичә алмас елгалар бар,
Инешләр бар - ташу кубарган.
Мәгърур гына ага данлы сулар
Дастаннарга кергән юллардан.

Дәүләтләргә исем биргән алар -
Тарихтан чал бөек агымнар...
Тик, Коргылдым, сине чакырам мин
Дөнья аңлашылмас чагымда!

...Иң зур көчең -
яфрак агызырлык.
Саегасың
тиен су эчсә...
Тик ярыңа гөл орлыгы төшсә...
Ай үсәсен, никтер, көн үсә.

Мин ярата идем көзнең юка
Бозын өскә япкан чакларың...
Төпләрендә синең - сары яфрак.
Мин ишетәм синең акканың!

Гомрем буе
урман төбендәге
Серләреңне синең тыңладым -
Шуңа упкыннарга егылмадым,
Бураннарда шуңа туңмадым.

Без төшәбез елга буйларына
Гармун тартып, җырлап уйнарга.
Гомрем буе Синең ярга төшәм
Онтылырга... бары уйларга.

Исмең - гайяр! Әйтерсең лә анда
Кем каядыр ярсып ыргылды!
И Коргылды!
Минем өчен бит син Керсез яшәтердәй сер булдың.

Гаҗәп мәгәр... Синнән читтә ничек
Яшәлде дә, ничек торылды?
...Сиңа охшап булмады шул инде,
Бу балаңны кичер, Коргылды!

Әнкәемнең үзе идең бит син...
Син карыйсың һаман мөлдерәп.

Күкрәгемә кулым куям -
Бушлык!
Синдә калган бугай бу йөрәк...

1992

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)