Кояш күктә шулай мәңге йөзәр

Категория: Поэзия
(«Зәңгәр күзләр»  шигыреннән)

Аһ, ул чаклар шундый ерак калып,
Күм-күк томаннарга төрелгән,
Төштә күргән пәри сараедай
Күренеп тора күм-күк сөремнән.

Бакча ясыйм,
Менә карагызчы!
Бакча ясыйм нәфис гөлләрдән;
«Зәңгәр күзләр» көен көйли-көйли,
Сулар агызам тирән күлләрдән.
Айны каплап ап-ак болыт белән,
Йолдызларын сибеп күгенә,
Болыт үтә төшкән ай шәүләсен
Төшереп куям күлнең төбенә.
Тын калыгыз!
Менә кинәт кенә
Йоклап яткан күлнең төбеннән
Ашыгып бер кыз чыгар,
Сирень гөленнән
Күлмәк кигән,
Шундый, шундый матур итеп киенгән.
Алай тугел —
Пәрдә ачам,
Менә карагызчы!
... Май айлары,
Бөтен дөнья яшел киемнәргә киенгән;
Гөл түгелгән бөтен сахраларга,
Урманнарга сирень гөленнән
Исләр аңкып тора.
Алай түгел —
Менә үткәннәрнең тимер ишеген ачам,
Сез көтегез!
Аннан колынга
Атланып бер кыз чыгар,
Аның кулында
Хәят гөле булыр.
Алай түгел —
Ничек, ничек башлыйм соң
«Зәңгәр күзләр» дигән җырымны,
Ничек кенә матур итеп сөйлим
Туып үскән урман-кырымны?
Аһ, әгәр мин бер зур рәссам булсам,
Тәрсим итеп ул кыз баланы
Бүләк итәр идем сезгә,
Бүләк итәр идем мин аны.

Җир йөзенең бөек рәссамнары!
Килегез дә миңа сөйләгез!
Аның тузган чәчен буяганда,
Нинди буяу белән буйыйм да,
Зәңгәр күзкәйләрен, җанлы итеп,
Ничек кенә буяп куйыйм да,
Ничек тәрсим итим мин аны?!

Иркә җир кызларын буяу белән
Җанлы итеп буяп буламы?
Булса,
Ничек буйыйм, ничек кенә буйыйм мин аны?

Аһ, әгәр мин даһи рәссам булсам,
Тәрсим итеп ул кыз баланы
Бүләк итәр идем сезгә,
Бүләк итәр идем мин аны.

Килсеннәр дә сорасыннар иде:
«Ник кайгылы болай, ник кайгылы болай син?»
диеп,
Мин дә, башым җиргә табан иеп,
Сөйләр идем:
Яшьлек көннәремдә мине сөйгән,
Мин ул кызның — матур Мариянең —
Оныттым мин, мине табындырган
Күз карашын, әйе, мин аның, —
Оныттым.
Нинди кайгы!
Гомеремдә мине бер кыз сөйде,
Аның да
Күз карашын яшреп хыялымда
Җәүһәр итеп саклый алмадым.

Мария!
Мине синнән дин исменнән аердылар,
Тартып алдылар,
Милләтләр белән, диннәр белән
Арабызга киртә салдылар.

Бик күп еллар үтте...

Без «ул» диннәр, кануннарны тар-мар иттек.
Ял итәм мин хәзер киң далада,
Гыйсъянчылар белән бергә мин;
Минем белән бергә ял итәргә
Минем дустым, Мария !
Кайда син?

Мин «ул» безне аерган дингә, кануннарга
Каршы көрәшкәндә,
Атым арды, кулым талды инде,
Яраларга, канга баттым мин.
Яраларым юып юатучы
Минем   дустым, Мария!
Кайда син?
Хәзер инде безнең арабызда
Безне аерган һичбер дин дә юк,
Канун да юк,
Шулай ук бит, Мария!
Шулай ук бит, шулай ук бит
Җир өстендә хәзер син дә юк.

Кояш күктә шулай мәңге йөзәр,
Көлә-көлә йөзәр, йөзәр дә...
Бер көн килер: көчле тимер канун —
Мәңгелекнең җебен өзәр дә,
Бер-берсенә бәрелеп бар йолдызлар,
Бөтен дөнья утка әйләнер,
Әйләнер дә,
Бик күп еллар үтәр, атомнарга атом бәйләнер.
Тагын хәят каплар күк йөзен.
Тик ул чакта, тик ул чакта безне аерган
Бу кануннар булмас, йолдызым!

Тәрсим итү — рәсемен төшерү.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)