Козырь туз

Категория: Поэзия
Кояш инде баеп килә иде,
Ял итәбез барак янында.
Картлар сөйли
Күргән-белгәннәрен,
Яшьләр тырыша
Ишетеп калырга.
Без гәпләшеп шулай
Утыра идек,
Мәзин абзый азан илерде.
Тыңлап торгач бераз,
Картның берсе
Әңгәмәне дингә күчерде:
- Завод халкы, беләсез,
Дингә-нигә дәрт түгел бит,
Безнең инде күптән
Буын каткан,
Намазларга билләр бөгелми.
Берчак шулай
Бер баракта,
Йөзәр бардыр, күбәү торабыз.
Бәйрәм кичә иде,
Үгетләргә килгән
Муллабыз.
Телгә оста яман, чистый шәйтан,
Примергә
Сүрә китерә.
Белмәсәк тә аның
Коръән телен,
Кайберәүләр эреп киттеләр.
Ә теге,
Ходай мондый, ходай тегенди дип,
Очынып-очынып
Мактый ходасын.
Ә без, бисмилласыз гына,
Эчтән генә сүгенеп торабыз.
Арабызда безнең
Күпне күргән,
Җор зимагур Хабул бар иде.
Күз салабыз аңа: син дә, имеш,
Бер-ике сүз әйтеп бак инде.
Ә ул телгә дисәң - гармун,
Ә гәүдәсе - мартен торбасы.
Шул, басты бу,
Ә без
Ни булыр дип көтеп торабыз.
- Муллабзый! - ди, -
Син мактадың инде
Алланы.
Ярый...
Вот әйтәле:
Алла
Козырь тузны каплый аламы?!
Алай итте мулла, болай итте,
Юк, җавап табалмый:
Соң, билгеле, малай,
Козырь тузны
Чурт та ябалмый.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)