Мәхәббәт - артык мәшәкать,
Мин куркам мәшәкатьтән.
Кем соң файда күргән әле
Сөюдән, мәхәббәттән?!
Ләйлә - Мәҗнүн, Таһир - Зөһрә,
Алар янган, ни калган?
Берни дә калмаган икән,
Димәк, барсы да ялган.
Юк, юк, мәхәббәт турында
Сүз кузгатмагыз бүтән.
Әйтерләр: бу бичара да
Безнең күк юләр икән.
2002.