Мин борчылып яткан булам

Категория: Поэзия
Мин борчылып яткан булам,
Төрле уй килә башка:
Янәсе, мин монда чакта
Нишләрләр миннән башка!?

Мин борчылып яткан булам,
Тик җан юкка көенә.
Дөньяның китми исе дә —
Тәгәри үз көенә.

Мин борчылып яткан булам:
Кәеф тә юк, хәл дә юк.
Ә тормыш кайный минсез дә —
Әллә бар мин, әллә юк.

21.10.03

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)