Мин дә китәм!

Категория: Поэзия
Калды елап ялгыз карчык әнкәй,
Сары йөзе, яшьле күз белән:
«Авыр тормыш, балам, ялгыз башка;
Синнән калып ничек көн күрәм?

Дошман басты, балам, туган җирне,
Фетнә салды тыныч илләргә,
Соңгы сугыш, балам, чык көрәшкә,
Көч күрсәтер вакыт ирләргә.

Мин каламын ялгыз, ач-ялангач,
Көчсез кулым, яшьле күз белән,

Куәт теләп, сиңа кулны бирәм,
Гайрәт теләп, ялгыз көн күрәм».

Шул сүзләрне сөйләп калды мескен,
Авыр тормыш белән көрәшкә...
Кемнән генә йомшак сүз ишетер,
Кем каршына барыр киңәшкә?

Мин дә китәм, дуслар, сезнең белән
Дошман аяк баскан җирләргә,
Теләп коткарырга туган илне,
Рәхәт теләп нәзек билләргә.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)