Мин тумыштан сагыш белән туган...

Категория: Поэзия
   Үз җырымны әле язганым юк, 
   Таба алмыйм моңын, аһәңен. 
   Тик мин беләм, 
   Исеме Сагыш анык.

Мин тумыштан сагыш белән туган.
Дөньяны туган сагынып.
Минем моңым микән, исә әнә
Сары урманнарга сарылып.

Яфрак шавы булып көйлиме ул,
Я шытамы язда чук-бөре?..
Ак моң булып карлар очып йөри —
Яшәешнең үзгә бер төре.

Җылы җәйне күреп төшләрендә,
Тәрәзәмә кунган боз-чәчәк.
Бәлки, моңым, ромашкалар булып,
Аланнарда гына үсәчәк.

Бәлки өнсез булыр минем моңым,
Ләкин аны күкләр ишетер.
Җирне сагынып янган Зөһрә кыз
Минем җанны үзенә иш итәр.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)