Минем әти

Категория: Поэзия
Дустым көндәлегеннән

Минем әти
Тарих тәгәрмәченә
Тимер кыршау кидергәндә
Тапталып үлде...

Иптәшләрем
Чал сакаллы әтиләренең
Үткәннәрен
Әрни-әрни сөйләгәндә,
Мин
Кабер ташлары белән сөйләшәм.
Кеше гомере —
Тулы бер ел:
Язы була,
Җәе, көзе, кышы.
Тагын бер кат
Язлар күрү уе белән янып,
Иске ел үлә.
Минем әти һаман яз аенда!
Минем әти һаман кырык биштә!
Минем әти мәңге кырык биштә!

Минем әти...
Тапталып үлде...
Тимер кыршау кидергәндә...
Тарих тәгәрмәченә...
Минем әти!..

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)