Минем нәсел

Категория: Поэзия
Бабаларың кем дип сорасагыз,
Җир кешеләре булган, билгеле.
Типсә тимер өзгән,
Сукса ташны изгән,
Кирәк икән, борган Иделне.

Яшәгән ул бөтен гомере буе,
Җиргә гашыйк булып яшәгән.
Кайгыларын җиңсә,
Шатлык килсә,
Төбе-тамыры белән яшәргән.

Канын биргән,
Хәтта җанын биргән,
Зарланмаган һич тә дөньядан.
Эчендәге тышта булган аның,
Беркемгә дә мәкер кормаган.

Кечеләрне бер дә кечерәйтмәгән,
Олыларны олы итә белгән.
Нинди генә йортка атласа да,
Саумысез, дип,
Сәлам биреп кергән.

Чукмар тотып,
Билгә кылыч тагып,
Чит җирләргә басып кермәгән.
Килсә дошман аның үз өстенә,
Мәйдан тоткан,
Курку белмәгән.

Наполеонын җиңгән,
Ике башлы
Албастысын алып ыргыткан.
Рейхстагка байрак кадаган да
Кайтыр якка таба юл тоткан.

Кимсетсәләр аның
Нәсел-ыруын,
Ул тау булып баскан,
Чикмәгән.
Җинаятьне,
Ялган һәм мәкерне,
Көчләүләрне гафу итмәгән.

Без килмешәк түгел бу дөньяга,
Үги бала түгел, беләмсез!
Нәсел-нәсәбәсез бер зат түгел,
Юлаучы да түгел, күрәмсез!

Без бу җирдә гөлләр үстерәбез,
Ихтирамга лаек халкыбыз.
Планетаның күпме гомере булса,
Шуның кадәр яшәү хакыбыз!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)