Могъҗиза

Категория: Поэзия
Пәйгамбәрнең вафатыннан соң асла могъҗиза булмас:
Ярылмас ай икегә, һәм кара таштан төя тугъмас,—

Диләр безнең гыйлем әһле.— Ышанмаңыз, бу ялгандыр;
Үзем күрдем бүген, безнең заманда могъҗиза бардыр:

Бүген иртүк миңа шактый бурычлы иптәшем килде,
Ялындырмый, талашмый, вәгъдәсендә акчасын бирде.

Гыйлем әһле — укыган, галим кешеләр.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)