Нарасый вакыты яшьлекнең...

Категория: Поэзия
Нарасый вакыты яшьлекнең,
Мәңгелек вакыты дуслыкның —
Без икәү бер кызны яраттык,
Ялкынын тоябыз бер утның.

Ә аңа кайсыбыз ут безнең,
Кайсыбыз кадерле — белмибез...
Ирләрчә сөйләштек үзара,
Юл бирде беребез.

Шундый зур көч тапкан бөек җан
Таптымы икән соң юаныч?
...Беребез юл бирде...
Һәм китте...
Мин түгел идем ул —
Кызганыч.

7 ноябрь, 1966 ел.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)