Ни булган икән каен кызына...

Категория: Поэзия
Ни булган икән каен кызына?
Ак толымыннан бәсләр коела -
Алтын сагышлар бүләк итәрмен
Чакырса әгәр көмеш туена...

Барам каенлы урамнар буйлап,
Гүя язмышның кыл уртасыннан.
Киләм мин гүя сезнең дәвергә
Чорлар югалткан бер гасыр сыман.

Барам язмышның кыл уртасыннан,
Күмеп китәр күк шәһәрне ак кар,
Синең эзләрне күмде ак карлар...
Ак кар өстенә атлыйлар ятлар.

Атлыйлар ятлар, бары син генә
Йөрергә тиеш урам карында.
Каен толымын бәс сарган сыман
Йөрәккә һаман сагыш сарыла.

Яшим мин шулай, минем шәһәрдә
Бар иде синең язгы урамың...
Каен калтырап бәсен койганда
Синең урамны мең кат урадым.

Тоям - ул ерак, серле шәһәргә
Җаннарга саркып зәңгәр төн керә.
...Синең аркылы үрелеп кемдер
Төнге өстәлдә утны сүндерә...

1973

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)