Оч, Галия!

Категория: Поэзия
Кара бөдрә чәчең кыңгыр салып,
Мәктәбеңнән кайткан чагыңда,
Сөйләдең син миңа укуыңда
Булган уңышларың хакында:
— Зур шатлык бу миңа,
Зачетымны
Отличнога бирдем бүген дә.

Тиздән менә, тиздән, мин очармын
Илебезнең зәңгәр күгендә...
Данлы эшкә булган ашкынуың
Чыккан иде алсу йөзеңә,
Йөрәгеңнән чыккан шатлык нуры
Балкый иде матур күзеңдә.

Бүген, Галия, синнән хәбәр алдым,
Син язасың миңа хатыңда:
Укуыңны яхшы тәмамлавың
Һәм очучы булуың хакында...
Әйе, Галия, безнең илебез генә
Данлы эшкә дәрт һәм көч бирә.
Бездә генә мөмкин белем алу,
Бездә генә хөрмәт кешегә.
Очучы кыз!
Эшең белән котлыйм!
Син очасың илебез күгендә.
Оч, Галия, җитез лачыннардай,
Оч, Галия, канат үзеңдә!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)