Очкычка карап

Категория: Поэзия
Һәр көн саен иртән баш түбәмнән
Очкыч очып китә еракка,
Бик еракка — кояш чыккан якка,
Бары тавыш кала колакта.

Ал син, очкыч, мине үзең белән,
Канат аска шунда сыендыр,
Кеше гомерен чикли торган йөктән
Мин дә, бәлки, авыр түгелдер.

Күтәрелим әле биеклеккә,
Төкереп үтим дошман башына.
Мотор белән йөрәк кушылсьшнар,
Тотынсыннар бергә ярсырга.

Ал син, очкыч, мине үзең белән,
Бомбаларың калдыр бүгенгә,
Бомба итеп илтеп ташла мине
Ерактагы торган илемә.

Йолдыз кебек атылып төшим әле
Туфрагыңда кабер табарга.
Дошманнарга булган көчле нәфрәт
Хисе белн мэнге янарга.

Ю«, кирэкми, улмим, табыш булып
Кайтып керим туган илемэ.
Багышлансын калган гомерем дэ
Ин кирэкле булган жиренэ.

 

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)