Өйрәнегез

Категория: Поэзия
Исәнмесез, кызыл көрәшчеләр,
Без үзебез
Сау-сәламәт монда калабыз,
Сезгә менә тагын хатлар яза
Күпне күргән Такташ бабагыз.
Инде карт кешенең биргән киңәшләрен
Өстән генә укып үтмәгез,
Күплегезгә алып бикләгез!
Маневрга менә чыгу белән
Һавалар да бозылып киттеләр,
Болытлар да,
— Бераз кирәкләрен бирик, диеп,
Әллә кайдан килеп җиттеләр.
— Кайнар ашсыз, яңгыр эчендә, дип,
Борныгызны салып йөрмәгез,
Өстегезгә төшкән бурычларны
Егетләрчә барын эшләгез.
Авырлыкка хәзер өйрәнегез,
Чын сугышлар булган чагында,
Якты уйлар юлдаш булсын сезгә,
Авыррак булыр тагын да.
Мин карт кеше шуны телимен,
Карт булсам да әле җаным түзми,
Сезнең эшне карап йөримен.
Кайбер иптәш кешеләр маневрга
Өстән генә көлеп карыйлар,
Яшеренергә кирәк чакта —
Яшеренмиләр,
Уен итеп кенә саныйлар.
Дөрес,
Маневрлар уен кебек,
Ләкин алар —
Зур җиңүгә бару юллары,
Көчле сынау бара,
Көчегезне
Күрсәтегез, совет уллары!
Сугыш серен инде сез, иптәшләр,
Кара, беркемгә дә ачмагыз,
Күзегезне саклап тоткан кебек,
Ул серне дә шулай саклагыз.
Һәрбер эштә, һәрбер хәрәкәттә
Командирдан үрнәк алыгыз,
Ул ни кушса — шуны эшләгез сез,
Кая кушса — шунда барыгыз!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)