Өндәү

Категория: Поэзия
Йа татар! вакыт җитте кузгалырга,
Мәгариф шәмгыданын кулга алырга;
Тәфәккерсез, гафил булып карап ятмый,
Вакыт йитте гыйлем, һөнәр кулланырга!

Бу заман кузгалганга килде форсат,
Бер эздән барча милләт кузгалыр чак.
Һич кеше китереп бирмәс алыңыз дип,
Үзебез авыз ачып карап торсак.

Әфәнделәр! Бу гафләтне куймак яхшы,
Дөнья-ахирәт булсын дисәк йөзебез ак.
Һәр кеше «Мәрхаба!» дип кабул итәр,
Әгәр булса файдасы — күп, сүзебез — хак.

Арамыздан китәрелсен яман эшләр
Шулай булса алга китәр тәмам эшләр.
Ата-баба торган диеп, без дә торсак,
Мотлакан, һәлак итәр бу китешләр.

Һәрбер эшләр көннән-көнгә китсен алга,
Муафикъ тарыз илә бу заманга.
Файдалы эш вөҗүдкә чыксын дисәк,
Карап яту тиеш түгел мөселманга.

Шәмгыдан — шәмдәл.
Тәфәк керсез, гафил булып — уйсыз-фикерсез.
Мәрхаба! — хуш килдегез!
Мотлакан — һичшиксез.
Муафикъ тарыз илә — тиң килгән рәвешендә.
Вөҗүдкә чыксын — барлыкка килсен.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)