Олысыманлык

Категория: Поэзия
Олысыманлыкны ватар өчен
Җыегыз җирдән кораллар;
Аның куәтен киметер өчен
Тагыгыз бакыр богаулар.
 
Бакыр богау аны басып,
Җиргә чаклы төшерсен;
Шул яманга узган-барган
Тамагын кырып төкерсен!
 
Төкерсен аңар барысы да,
Ул хурлыкны тулы аңласын,
Аның куәте җир өстендә
Тамырын җәеп калмасын.
 
Калмасын монда яман шәүлә,
Ул, төтен күк, җирдән җуелсын,
Көферлек чыгы, шайтан шыгы
Хурлыгын күреп тыелсын!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)