Онытылган тәбрик

Категория: Поэзия
Ике меңне тутыргансың, «Кызыл Татарстан»,
Ә мин
Бүген генә аны ишеттем,
Дөнья куып, бәгърем, йөри-йөри,
Тәбрикләргә сине кичектем!..
Сәлам булсын сиңа!
Ак битләрең
Тыгыз юллар белән каралсын,
Һәрбер  битең  тарих  булып  калсын,
Исемең эшче илдә дан алсын!

Айга күптән инде миллион тулган,
Ә ул үзе аны оныткан,
Бүген саташкан ай, кыш дип белеп,
Тән уздырган күктә толыптан.
Ай кебек син ялгыз читтә калма,
Битләреңә
Миллионнарның бәйлә йөрәген,
Миллион күзләр синең биттә йөрсен,
Шушы минем сиңа теләгем!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)