Озату җыры

Категория: Поэзия
Сөйгәнемне кем дисәгез —
Комбайн йөртә иде,
Таң атканда басуга без
Икәүләп китә идек.

Чик буена сакчы итеп
Озаттым сөйгәнемне,
Озаттым ерак җирләргә
Илдә бер дигәнемне.

Озатсам да бик еракка,
Яшьләр таммас күземнән,
Ал чәчәкләр тыгам хатка,
Истәлеккә гөлемнән.

Чыгармасам да уемнан,
Язмыйм хатлар моңаеп,
Ул кайтыр бер чик буеннан,
Кояш кебек елмаеп.

Күкрәгенә Алтын Йолдыз
Тагылган булыр аның,
Ул туздырыр чик янына
Килгән дошманнар явын.

Икәү йөрткән комбайнны
Хәзер мин үзем йөртәм;
Уяу, нык сакласын илне,
Борчылмасын ул иркәм...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)