Партияле кеше диләр мине

Категория: Поэзия
Без киләчәккә зур стажлы
Фиркасезләр булып барырбыз.

Һ. Такташ

Партияле диеп алданалар,
Аптырыйлар әйтсәм киресен:
Ничек инде шушы башың белән
Беспартийный булып йөрисең?!

— Зур стажлы фиркасез, — дим, көлеп,
Төзәткәндәй дуслар ялгышын.
Ялгышмы соң?!
Мин һәрвакыт солдат:
Ил язмышы — минем язмышым!

Юк, ал да гөл түгел миңа дөнья,
Җанда бик күп сыкрар яралар...
Яраларын юлда бәйли-бәйли
Замандашлар яуга баралар.

Читтә каламыни Ил җанлы Ир —
Шагыйрь урыны алгы сафларда!
Алгы сафта барган кешеләрнең
Рухы төшми авыр чакларда.

Стенага китереп терәсәләр
Коммунистны, диеп, атабыз!
Юк, әйталмас идем мин киресен — 
Бу инде, дип, сезнең хатагыз.

Юк, ялвармас татар шагыйре һич
Мескен булып дошман алдында!
«Зур стажлы» аның Такташлары,
Үлемнәрне җиңгән батырлары —
Җәлилләре булган чагында!

Партияле кеше диләр мине.
Дөрес — формаль карамаганда —
Партиясез шагыйрь буламыни
Бөек көрәш барган заманда!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)