Пионерлар маршы

Категория: Поэзия
Без яңа тормыш алып киләбез,
Урамнар, безгә юл бирегез!
Барабаннар сугып үтәбез без
Ал байраклар белән, күрегез!..

   Пионер, алга! 
   Зур көрәш алда, 
   Комсомолларга 
   Салют бирәбез, 
   Алмашка киләбез!..

Без кәкре борынлы суканы
Тракторга алмаштырырбыз,
Иске, черек тормышны җимреп, без
Яна якты тормыш корырбыз!

   Пионер, алга! 
   Якты көн алда, 
   Комсомолларга 
   Салют бирәбез, 
   Алмашка киләбез!..

Без ачулы сыйныфның уллары,
Бездә һәммәбездә теләк бер:
Коммунизм өчен зур көрәшкә Һәр сәгать,
һәр минут без хәзер!

   Пионер, алга! 
   Зур көрәш алда, 
   Комсомолларга 
   Салют бирәбез, 
   Алмашка киләбез!..

Без яңа тормыш алып киләбез,
Агайлар, безгә юл бирегез!
Барабаннар сугып үтәбез без
Ал байраклар белән, күрегез!

   Пионер, алга! 
   Зур көрәш алда, 
   Комсомолларга 
   Салют бирәбез, 
   Алмашка киләбез!..

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)