Сабантуйда җыңелгән малай

Категория: Поэзия
Җилкенеп чыкты уртага,
Үзе дә белми нидән —
Ахры мәйданга ашкыну
Җитмеш бабадан калган.

Карыйлар җиде яшлеккә
Көрәшче итеп зурлап,
Алды ул ипләп сөлгене,
Бик оста гына урап.

Уйламый кем алдында да
Һич артка чигәрмен дип,
Ышанып, көч тоеп чыккан
Әлбәттә җиңәрмен дип.

Аңа каршы баскан малай
Озынрак шул бер башка,
Үзең ега алмасаң да,
Тырыш син егылмаска.

Җиңү телиләр дус-ишләр,
Тирә-күршегә чаклы;
Дәрт биреп тора тавышлар —
Танышлар аның яклы.

Әмма көрәш - көрәш инде,
Җиңгәннәр өскә чыга,
Көчленеке замана дип
Әйткән дөрескә чыга...

...Мәйданга беренче керде,
Беренче бирешүе,
Горур атлап чыгып килә,
Сизелми килешүе.

Җиңелү гарлеген бүген
Йегетләрчә җиңәчәк.
Аһ итәр әле Сабантуй,
Котлар аны киләчәк!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)