Сайра, сандугачым, сайра!

Категория: Поэзия
Сайра, сандугачым, сайра,
Талдан талларга очып,
Күңелең теләгән җиргә очып,
Матур чәчәкләр кочып.

Сандугачым сайрый, чут-чут, дип,
Безнең илдән матур ил юк, дип.
Сайра, сандугачым, сайра,
Инде китмәссең көз дә;

Таптың туган илеңне син,
Иркенләп сайра бездә.

Сандугачым сайрый, чут-чут, дип,
Безнең илдән матур ил юк, дип.
Бәхетлеләр бакчасыннан
Җыр гөрли бөтен җиргә;
Кадерле Совет илен без
Мактыйбыз бергә-бергә!

Сандугачым сайрый, чут-чут, дип,
Безнең илдән матур ил юк, дип.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)