Шау һәм тынлык

Категория: Поэзия
Үкенечләр бик күп кала инде...
Бер карадым... Тыкрык саен
Авылларда тезем тезелде.
Һәм мин сиздем Мөслим тарафында
Кабынырын соңгы көземнең.
Рәнҗешләр юк, бәхилләшү дә юк
Аяк батырып бастым тубыктан!
Хозурият! Мин Мөслимдә бүген!
Мөслимнән мин! -
Ниагаралы ямьле шау Ыктан!
Шигырьләнде җаным шушы шаудан,
Һәм мондагы тирән тынлыктан...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)