Шаян песи

Категория: Поэзия
Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига:
Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына.

«Күлмәгем кайчан бетәр?» — дип, Курчагы яткан, көтә;
Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә.

Ә Песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзлидер;
«Тукта селкенмәсме?» — ди ул; бер дә җаны түзмидер.

Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар;
Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.

Кайгысы юк ул Песинең, тик һаман уйнау уе;
Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)