Үткәннәргә әйләнеп бер
Карыйсы килгән чагым.
Иң бәхетле мизгелләрне
Саныйсы килгән чагым.
Сине сөекле иттереп
Күрәсем килгән чагым.
Кайдалыгыңны бу мәлдә
Беләсе килгән чагым.
Өр-яңа, бик моңлы бер җыр
Җырлыйсы килгән чагым,
Әрнеп түгел, болай гына,
Елыйсы килгән чагым.
Үткәннәргә бер мизгелгә
Кайтасы килгән чагым...