Син хаклы

Категория: Поэзия
Син нәрсә генә дисәң дә,
Бәхәсләшмим, син хаклы;
Минем яклаучыларым юк,
Ә яшьлек синең яклы.

Мәйданга чыгып җиңсәм дә,
Узсам да җитез атны.
«Син җиңелдең!» - дисең икән,
Син булачаксың хаклы.

Хәтта күрәләтә торып
Кара дисәң дә акны -
Син хаклы, чөнки яшьлегең
Әлегә синең яклы.

Синең яшьлек - синең көчең,
Булсын гел синең яклы.
Шул яклаучың ташламаса,
Булырсың һәрчак хаклы.

2002.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)