Син кайтмадың

Категория: Поэзия
Бакчаларда гөлләр чәчәк атты
Тормышыбыз кебек ямьләнеп;
Урман күлләренә аккош кайтты,
Сандугачлар килде әйләнеп.

Сандугачлар килде, аккош кайтты,
Син кайтмадың киткән җиреңнән;
Аккош китәр урман күлләреннән,
Син китмәссең минем күңелемнән.

Аккош китәр килгән якларына,
Һаваларда канат кагынып...
Бик ямансу булган чакларымда
Кемгә карыйм, сине сагынып.

Дошман явын тар-мар иткән чакта,
Йөрәгеңнән кайнар кан тамды;
Үзең үлсәң, матур исемең калды,
Туган илгә даның таралды.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)