Сиңа

Категория: Поэзия
Тагын бер яз саубуллашып китте,
Ядкарь итеп чәчәкләр биреп...
Син дә киттең,
Төсеңне тик миңа
Гомерлек бер истәлек итеп.

— Ут эчендә йөргән чакларында
Җуйгандыр ул мине, — дисеңме?
Юк,
Җаным белән ышыклап алып чыктым
Һәлакәтләр аша мин сине.

Ничә тапкыр гизеп үттем инде
Җир шарының орбитасын мин;
Тик беркайда очратмадым сине,
Табалмадым, табылмадың син.

Очрашып бер тагын вокзалларда,
Саубуллашып үтәсе иде;
Йөрәгемдә синең иреннәрнең
Җылысын алып китәсе иде!..

Әйт булмаса,
Озак истәлеккә
Бер җылы сүз әйт син булмаса.
Бу чиге юк озын мәңгелектә
Бер генә кат яшибез ласа.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)