Сорау билгесе

Категория: Поэзия
Син барасың, мин барамын,
Йөрәк яна, көн эссе.
Икебезнең арабызда
Бик зур сорау билгесе.

Сиңа карый — син дәшмисең,
Миңа карый — мин телсез.
Аралар якын булса да,
Сүзсез бару күңелсез.

Икебездән җавап көтә
Олы сорау билгесе.
Баш очыннан выжлап үтте
Кызган сөю сөңгесе.

2002

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)