Сугышчы турында җыр

Категория: Поэзия
Сафта бара әнә бер егет,
Юк, бер генә түгел — мең егет.
Мең егеттән алда бер егет —
Ул сугышчы, кызлар, белегез.

Яшел кием аның өстендә,
Кызыл йолдыз аның түшендә,
Очкын кала баскан төшендә —
Ул сугышчы, кызлар, белегез.

Сары каеш аның билендә,
Матур мылтык аның иңендә,
Минем бөек туган илемдә —
Ул сугышчы, кызлар, белегез.

Сагыш нуры шаян күзендә,
Моңлы тавыш дәртле сүзендә,
Изге теләк аның күңлендә —
Ул сугышчы, кызлар, белегез.

Туган илен өзелеп сөюче,
Аның өчен утка керүче,
Аның өчен җанын бирүче —
Ул сугышчы, кызлар, белегез.

Сугышларда тиңсез гайрәтле,
Җиңүләрдә чиксез шөһрәтле,
Мәхәббәттә иң саф йөрәкле —
Ул сугышчы, кызлар, белегез!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)