Суккин сын

Категория: Поэзия
Бүген гүя миңа бик кирәкле
Кеше кебек ашыга-ашыга,
Галошларың  салмый, ни  дип инде
Килеп кердең, атаң башына?!.
Беренче,
Үзең белән салкын алып кердең;
Икенче,
Уйларымны бүлдең;
Өченче,
Ник килдең?
Син сөйләгән тормыш авырлыгын
Сизми йөрим диеп белдеңме,
Шуны сөйләп, бераз минем янга
Сүгнеп чыгар өчен кердеңме?..
Син авырлык күрми-нитми генә,
Атаң башын төзмәк телимсең!..
Аз-маз гына кулың эшкә тисә,
Шайтан кебек сүгнеп йөрисең.
Әгәр
Папиросың юкка сүгнеп йөрсәң,
Менә папирос! —
Авызың тыгылсын!
Бу килүең ләкин соңгы булсын,
Башың сынсын,
Килмә артык миңа, суккин сын!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)