Сулыш

Категория: Поэзия
Давыл түгел,
Бу —җил, бу —җил.
Юк, җил түгел — өермә.
Тәрәзәмә кага, керә
Күңелемә, өемә.

Юк, өермә түгел бугай,
Бу — дулкын, коры дулкын.
Йөрәгемә кага-яра.
Яра-яра мең упкын.

Дулкын түгел, бу...
Бу ни соң?
Давыл түгел, җил түгел.
Тик кагыла йөрәгемә.
Өши, юк, пешә күңел...

Бу — сулыш!
Әйе, бу — сулыш:
Замана тыны бәрә.
Өши-әрни, туңа-сызлый
Йөрәгем бәргәләнә...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)