Бөтерелә бөдрә сырындылар
Якын килергә дә шомлы ярда -
Гасырларның кара бураннары
Дулый бугай безнең карашларда...
Тәңре үзе җәзалыймы әллә
Сайлап җирнең кайбер кавемнәрен?
Ничә гасыр кайный кара буран! -
Ачыласы юктыр бу көннәрнең...
Ачыласы юктыр язмышларның!
Алгандыр ла тәңре безне сайлап...
Юл катысын эзләп кар астыннан
Изалана һаман күшеккән ат.
Иң гаҗәбе -
без һаман да исән!
Саклап килә безне нинди өмет?
Чынлап та бит - бер ачылыр еллар!
Безнең дә бит кояш чыгар көлеп!
һаман юлдаш булган сырындылар
Эреп юкка чыгар ахыр чиктә.
Гел буранга күнеккән бу җаннар
Түзә алмас сыман ул бәхеткә.
Ә хәзергә... Безгә язган буран
Тынны буып, әйдә, дулап торсын -
Атла, аткай, юл булырга тиеш...
Эзлә генә, эзлә юл катысын!
1992