Яшьлек, диләр, үзе гүзәллек ул.
Ә кем аны шулай димәсен?
Бары сөя, сөелә белүдәме —
Гүзәллеге аның нидә соң?
Таныш миңа завод егетләре,
Бишектән үк иртә төшкәннәр;
Бик күпләре сугыш михнәтләрен
Буразнада татып үскәннәр.
Буразнадан — завод цехларына;
Яхшы түгел юлда соңлавы.
Колакларда йөргән башак шавын
Алыштырган металл чыңнары.
Кичке мәктәп, соңра кичке вузлар
Үзләренә дәшкән күпләрне;
Кайсылары инде — инженерлар,
Үтәгәннәр заман көткәнне.
Шулай атлый алар иртәгәгә,
Таптану юк бер үк урында;
Бергә килсәк, кызык бәхәс китә
Замана һәм шигырь турында.
Дөреслек күп алар карашында —
Чын җыр белән гаҗәп дус алар.
Чыгар, бәлки, алар арасыннан
Яңа Такташ, яңа Мусалар.
Яшьләр күңеле шундый хис-тойгыдан
Беркайчан да тормый бушанып.
Киләчәкне мондый алмашларга
Тапшырырга була ышанып.
Яшьлек, диләр, үзе гүзәллек ул.
Беләм аның шулай икәнен.
Гүзәллек ул, әгәр үз иңендә
Алып барса заман җилкәнен.