Тапкыр кыз

Категория: Художественная проза
Жанр: Сказки

Бер авылда бер карт яшәгән, ди. Унбиш яшьләрендә кызы гына булган моның. Бабай көн дә урманнан бер йөк коры утын алып кайта икән дә базарга илтеп сата икән, шуның белән көн күреп тора икән, ди.

Шулай көннәрдән бер көнне бабай, бер йөк утын төяп, шәһәргә бара. Утын базарына барып керсә, каршысына бер бай килеп чыга моның.

— Бабай, утыныңны сатасыңмы?— ди бай.

Бабай әйтә:

— Сатам,— ди.

— Ни хак?

— Биш тәңкә.

— Тулаем сатасыңмы?

Бабай әйтә:

— Тулаем,— ди.

Бай: «Тулаем сатасыңмы?»— дип, өч рәт әйттерә дә:

— Әйдә, җитәклә үгезеңне, акча өйдә,— ди.

Китәләр болар. Байның ишегалдына барып’керәләр. Ишегалдына барып кергәч, хуҗа капканы ябып куя. Аннары өйгә кереп, биш сум акча алып чыга да бабайга бирә.

— Бабай, эшең бетте, әйдә йөгер,— ди.

Шулай дип бабайны кече капкадан җитәкләп чыгармакчы була.

Бабай әйтә:

— Утынны бушатыйм, үгезне алып китим,— ди.

Бай әйтә:

— Үгез, арба синеке түгел, мин тулаем алдым,— ди. Бабай әйтә:

— Мин риза түгел, әйдә казыйга,— ди.

Китәләр болар казыйга. Барып кергәч, казый сорый:

— Ни йомыш белән килдегез?— ди. Бабай әйтә:

— Мин моңа утын саттым, үгезне, арбаны бирми,— ди. Казый байга әйтә:

— Нигә бирмисең?— ди. Бай әйтә:

— Тулаем алдым мин,— ди,— өч рәт әйттердем мин аннан,— ди.

Казый бабайга әйтә:

— «Тулаем сатам» дип өч мәртәбә әйттеңмени?— ди.

— Әйттем шул,— ди бабай.

— Алай булгач, бабай, гаеп итмә, мин гадел хөкем итәм, утының, арбаң, үгезең байныкы була,— ди казый.

Бабай, биш тәңкәсен тотып, елый-елый кайтып китә. Әтисенең елап кайтканын кыз тәрәзәдән күреп ала да:

— Әти, ни булды сиңа?— дип каршы чыга.

Өйгә керәләр болар. Кергәч, хәлне сораша, ә бабай әйтә:

— Бер бай мине алдады, утыным, арбам, үгезем биш тәңкәгә китте, казый да аның сүзен дөресләде,— ди.

— Әти, кайгырма,— ди кыз,— безнең тагын бер үгез бар бит әле,— ди.— Бүген утын төяп төш тә, иртәгесен мине алып барырсың, үзем сатулашырмын, син читтәрәк торырсың,— ди.

Бабай үгезне җигеп, урманга менеп, коры утын төяп төшә.

Иртәгесен кызны утыртып, базарга китә бу. Утын базарына кергәч, бабай читтәрәк йөри. Кыз янына теге бай килеп чыга.

— Кызым, утынны сатасыңмы?— ди.

— Сатамын, хакы биш тәңкә,— ди кыз. Теге әйтә:

— Тулаем сатасыңмы?— ди. Кыз әйтә:

— Тулаем, тулаем,— ди. Бай әйтә:

— Әйдә өйгә, акчаны өйдә бирермен,— ди.

Өенә китәләр, ишегалдына кергәч, бай капканы яба да өйгә кереп, биш сум акча алып чыга. Алып чыга да кызга:

— Мә!— дип, кулын суза.

Кыз тегенең кулыннан ныгытып тота да:

— Бу акчаны кулың белән бирдеңме?— ди.

Теге әйтә:

— Кулым белән,— ди.

— Кулың беләнме?

— Кулым белән.

Өч мәртәбә әйттерә кыз да. Шуннан соң бай кулын тартып алмакчы була, кыз җибәрми.

— Кулың минеке, риза булмасаң, әйдә казыйга,— ди.

Казыйга баралар болар җитәкләшеп. Казый болардан:

— Ни йомыш белән килдегез?— дип сорый.

Кыз әйтә:

— Утын саттым моңа тулаем,— ди.— «Бу акчаны кулың белән бирдеңме?»— дип әйткәч: «Кулым белән бирдем»,— диде. Өч мәртәбә әйттердем. Шулай булгач, кул минеке булырга тиешле, казый әфәнде,— ди.

Казый байга әйтә:

— «Кулым белән бирдем» дип, өч мәртәбә әйттеңме?— ди.

— Әйттем,— ди бай.

— Алай булгач, кулың бу кызныкы, хәзер төбеннән кисәм дә алып бирәм, кулыңны кызгансаң, мең тәңкә акча чыгарып сал,— ди казый.

Бай мең тәңкәне өстәлгә чыгарып сала, гарип каласы килми. Аннан соң әйтә:

— Бу акча янына тагын мең тәңкә салам, ялган сөйләп кем җиңәр, җиңгән кеше алыр,— ди.

Тагын мең тәңкә акча чыгарып сала да кызга әйтә бу:

— Әйдә, сөйлә,— ди.

Кыз моңа әйтә:

— Син сөйлә,— ди.

Бай:

— Син сөйлә,— ди.

Кыз әйтә:

— Алайса, тыңлагыз, сөйлим,— ди.— Минем әти элек вакытта бик бай кеше булган,— ди.— Бохара ягында сату итеп йөргән,— ди.— Беркөнне әтинең атлары бер күпергә кергәч, бу бай үзенең кешеләре белән күпер астыннан чыккан да, атларны туктатып, әтинең малларын талаган, әтинең үзен үтереп, суга ташлаган,— ди. Кыз, шулай диюгә, сикереп тора да:

— Атамның хакын аламын,— дип, байга ябыша.

Бай ни әйтергә белми, каушый. «Үтермәдем, бу кыз ялган сөйли» дисә — бәхәсне оттыра; «үтердем» дисә — гаепле була. Бай ни әйтергә белмичә, түшенә суга да, үзенә үзе ачуланып, чыгып китә.

Казый ике мең тәңкәне җыеп ала да, ак яулыкка төйнәп, кызның кулына тоттыра. Аннары, яхшы ат җиктереп, «рәхмәт тапкырлыгыңа» дип, кызны авылына озата.