Таш атканга

Категория: Поэзия
Таш атканга аш атып та була,
Таш атканга була таш атып та.
Кайвакытта аш атарга кирәк,
Таш атарга кирәк кайвакытта.
Тик...
   вакытында!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)