Таза мортаза

Категория: Поэзия
(Поэмадан өзекләр)

Мәйданда

Районда сабан туе,
Гөр килә болын буе.

Атлар китте чабышка
Яшел әрәмә аша;
Ике кеше тырышып
Мәйданда көч сынаша.

Берсе — озын, бирегә
Килгән икән Казаннан,
Ул сабан туйларында
Көрәшеп дан казанган.

Икенчесе кем дисез?
Ансы аның билгесез.

Мәйданда ике батыр
Көрәштә батып тиргә;
Юан кеше озынны
Күтәреп бәрде җиргә.

Бүләкләнде җиңүче,
Кул чапты бөтен мәйдан. —
— Бу юан батыр, — диләр, —
Бирегә килгән кайдан?

Бу абый — бер колхозчы,
Гәүдәгә шундый таза.
Фамилиясе — Батыршин,
Ә исеме — Мортаза.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)