Теләк

Категория: Поэзия
Күбәләк кунсын җәеңә,
Ак күбәләк кунсын.
Синең җәйдә ромашкалар үссен,
Мәтрүшкәләр булсын.

Бал кортлары сиңа бал китерсен
Июль каласыннан.
Аланнарда җиләк алсулансын
Синең карашыңнан.

Авыр уйларыңны ак болытлар
Офыкларга кусын.
Һәм күбәләк кунсын жәйләречә,
Ак күбәләк кунсын...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)