Тилеләр

Категория: Поэзия
Шыр тилеләр
Бер көтү килгән миңа.
Бер-берләрен
Төртешеп шырлап көләләр дә,
Чыгарып телләрен:
Бу, диләр, шашкан, юләр,
Каткан киемнәр өстенә
Сипте күңеленнән бәһасыз
Бриллиантлар, энҗеләр...

Мин тилеләр дөньясында
Бер тиле төсле торам.
һәр кара төндә урамнарда йөрим,
Йә тын гына,
Яшренеп, бер җен кебек,
Керәм тилеләр йортына.

Зур тәти йорт.
Мавританскин ысулда заллары...
Залда:
Татарның франтлары,
Түрәләре;
Тагы
Джентльмен, мадмуазельләре,
Сөрелгән ханнары...
Сәхнәдә
Бер энҗеле башмак белән бик дуслашып,
Танцевать итә
Мөхәммәтнең тәрәт комганнары.
Кул чабалар,
Би-с-с-с-с...
Дияләр,
Баш ияләр,
Ха-ха-ха-ха!
Туйлыйлар эш гасырының
Койрыклы пәһлеваннары...

Антракт вакыты,
Тәти зал уртасында гөрләшеп,
Ак якалар,
Пудралар,
Сәнгать хакында серләшеп,
Әйләнәләр.
Берсе сөйли:
— Нинди киемемне киярмен,
Әнкәем, зур бал була,
Балда гаскәри офицерлар,
Комиссарлар була.
Икенчесе:
— Шәп булыр кулга төшерсәм
Мин Фатыйманы әгәр...
Шәрәф:
— Аллага мең-мең шөкер,
Гөрли хәзергә сәүдәләр...

Мин карыйм бер җен кебек читтән...
Кинәттән алдыма
Бер мәче килгән, мияулый
Торгызып сырт йоннарын,
Тырный җирне, арт аягы
Берлә ташлый комнарын...
Ул мияулый,
Мин карыйм,
Ул
Шунда шаркылдап көлә
Дә коточкыч чал әби, бер
Карт убырга әүрелә.
Әүрелә дә кул сузып:
— Кил, мин синең җанкай, — ди
Һәм
Йөзләренә, күзләренә
Әллә ниләр сөртенә...
Мин тилеләр сахрасында
Төндә ялгыз утырам,
Вак-төяк ташлар җыеп,
Таштан биек бер сәд корам.
Шунда мин барлык тилеләрне
Җыеп япмак булам
Һәм,
Сызып шырпы, аларны
Иркәләп якмак булам.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)